news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан язучысы Марсель Сәлимовның чираттагы бүләге

Башкортстандагы киң билгеле сатирик язучы, “Һәнәк” журналының баш мөхәррире Марсель Сәлимов тормышында шатлыклы вакыйга

(Уфа, 1 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы киң билгеле сатирик язучы, “Һәнәк” журналының баш мөхәррире Марсель Сәлимов тормышында шатлыклы вакыйга. “Карага ак белән” дип аталган китабы өчен чираттагы бүләкне алды ул.
Язучылар берлекләре халыкара берләшмәсе белән “Кислер компани” нәшрият йорты оештырган бәйгедә җиңеп Сергей Михалков исемендәге халыкара бүләккә лаек булды талантлы әдип. “Елның иң яхшы китабы” номинациясендә аның “Карага ак белән” китабы шулай югары бәя алды.
Марсель Сәлимов Борай районының Сәет исемле татар авылында туып үскән милләттәшебез. Кечкенәдән әдәби иҗатка тартылган Марсель Башкортстан дәүләт университетының филология факультетында белем ала. Аннан соң аның тормышы журналистика һәм язучылык эше белән бәйле. 1980 елдан бирле киң билгеле “Һәнәк” журналының баш мөхәррире вазыйфаларын башкара ул. Башкортстан Журналистлар берлеген дә озак еллар җитәкләде.
Әллә күпме бүләкләре өстенә Марсель Сәлимов тагын да зуррак танылу алды. Россия һәм дөнья күләмендә танылу алган 700 кеше исемлегенә кертелде талантлы каләм әһеле. Мәскәүдә былтыр “Кемнәр кем икән? Русча басма” дигән үзенчәлекле биографик белешмә дөнья күргән иде. Россия Фәннәр академиясе һәм “Рус интеллектуаль проектлары” клубы канаты астында чыккан ул китапка Россия һәм дөнья күләмендә шөһрәт яулаган 700 шәхес кергән.
Әсәрләре дөнья халыкларының 40 теленә тәрҗемә ителгән Марсель Шәйнур улы Сәлимовның исеме дә бар бу әтрафлы китапта. Бу белешмә-китапта Марсель Сәлимов белән бергә Владимир Путин, Михаил Горбачев, космонавт Алексей Леонов, Геннадий Зюганов, Аман Тулеев һәм тагын йөзләрчә иң күренекле шәхесләр хакында мәгълүматлар урын алган.
Марсель Сәлимовның төрле телләрдә егермедән артык китабы дөнья күрде. Аның иң шәп әсәрләре тупланган җыентыгы ике ел элек Казанда татар телендә дә басылып чыкты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100