news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан язучылары Әнгам Атнабаевның башкорт әдәбиятына тугрылыгын билгеләп үтте

Әнгам Атнабаев замандашлары сүзен шигърият һәм драматургия аша әйтте, дип шагыйрьне искә алалар.

(Уфа, 27 февраль, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Халык шагыйре Әнгам Атнабай - замандашлары сүзен шигырь һәм драматургия аша әйтеп бирә алган иң халыкчан шагыйрь һәм драматург. Башкортстан язучылар берлеге рәисе Зәки Әлибаев Әнгам Атнабаевның сугыш чоры баласы булуына һәм халыкчанлыгына басым ясады. "Әнгам Атнабаев күренекле шагыйрьләребезнең берсе. Ул, күпчелек күренекле шагыйрьләребез кебек, Бөек Ватан сугышы чоры баласы. Аның иҗаты "Кара икмәк" дигән шигырьдән башланып киткән, - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Без башкорт шигъриятендә Әнгам Атнабаевның үзенең зур юлы барлыгын беләбез. Тәтешле районы - безнең иң төнъяк районнарның берсе. Күрдем авылы ул - Гайнә башкортлары. Фойеда шәҗәрәсе дә куелган".

"Башкорт әдәбиятына тугрылыгын Әнгам Атнабаев шигърияттә дә, драматургиядә дә күрсәтте. Чын мәгънәсендә ул үз замандашлары сүзен шигърият һәм драматургия аша әйтте. Вафатына ничә еллар үтсә дә, кешеләр аның шигъриятен яхшы белә. Әнгам Атнабаев иҗаты чын мәгънәсендә халыкчан иҗат. Ул кешенең күңелендәгесен әйтеп биргән", - ди Зәки Әлибаев.

Искәртеп үтәбез, Уфаның Мәжит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт дрмама театрында Халык шагыйре Әнгам Атнабайны искә алу кичәсе узды. Анда безнең "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100