Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан Язучылар берлеге вәкиле: Башкорт язучылары Тукайны үзләренең остазы итеп күрә
Фәния Габидуллина Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачуның әһәмиятен әйтте.
(Уфа, 17 апрель, “Татар-информ”). Башкортстан Республикасы Язучылар берлегенең татар язучылары белән эшләү бүлеге мөдире Фәния Габидуллина журналистларга башкорт язучылары һәм шагыйрьләренең Габдулла Тукайга мөнәсәбәте турында сөйләде. “Алар Тукайны үзләренең остазы, юл күрсәтүчесе итеп күрәләр”, - диде ул.
“Башкортстандагы башкорт язучылары, шагыйрьләре һәрвакыт үзләренең шигырьләрендә, язмаларында Тукайга мөнәсәбәтен күрсәтәселәре килә. Безнең 2017 елда “Тукайга әйтер сүзем” дигән китап чыкты. Анда алтмыштан артык язучының унтугызы – башкорт шагыйрьләре. Кадыйм Аранбай, Зәйнәп Биишева, Рәми Гарипов, Хәсән Назар, Лариса Абдуллина кебек шагыйрьләрнең шигырьләре тупланган”, - диде Фәния Габидуллина.
Ул Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре кысаларында, Габдулла Тукайга һәйкәл ачылу әһәмиятен билгеләп узды. “2011 елдан ук шәһәр советы карары чыгарылып та, тормышка ашмады. Скульпторга конкурслар да үткәрелгән иде. Ниһаять, былтыр кайда куярга дигән карар кабул ителде”, - диде.
“Аңа кадәр урын сайланды – Тукай исемендәге урамда куярга, дигән сүзләр дә булды. Фикер алышулардан соң, “Нур” Татар дәүләт театры каршында матур җирдә куярга уйладылар. Киләчәктә монда Сәхибҗамал Волжскаяга да һәйкәл булыр дип уйлыйбыз, чөнки Тукайны, “Нур” театрын, Сәхибҗамалны бергә бәйләп күрәсебез килә”, - диде Фәния Габидуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз