news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рульдә йоклаган Башкортстан йөртүчесе Татарстанда газ ташу машинасына бәрелеп үлгән

Авария бүген иртән Казан – Оренбург трассасында Алексеевск торак пункты янында булган.

Рульдә йоклаган Башкортстан йөртүчесе Татарстанда газ ташу машинасына бәрелеп үлгән

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Башкортстаннан килүче шофер руль артында йоклап китеп, Татарстанда газ ташый торган машинага барып бәрелә һәм һәлак була.

Шаһитлар сүзләренә караганда, авария бүген иртән иртүк Казан — Оренбург трассасында Алексеевск торак пункты янында булган.

Башкорт номерлары булган внедорожник шоферы юлда барганда руль артында йоклап киткән. Ул зур тизлектә барган килеш туктап торган машинага барып бәрелгән.Туктап тора торган машина газ ташыган.

«Машина руле артында 50-55 яшьлек ир-ат иде. Автомобильдән алганда ул үлгән иде инде», — диде вакыйга шаһитлары.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot