Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан вузларындагы татар бүлекләренә укырга килүчеләр кимегән
Башкортстан вузларындагы татар бүлекләренә укырга килүчеләр кимегән
(Уфа, 28 август, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Быел Уфадагы югары йортларындагы татар теле бүлекләренә укырга керергә теләүчеләр бик аз булган. Хәтта аларда конкурс та булмаган диярлек, бер урынга бер генә кеше имтихан тоткан. Бу хакта кабул итү комиссияләре нәтиҗәләреннән мәгълүм булды.
Башкортстан дәүләт университетына һәм Башкортстан дәүләт педагогия университетына татар теле бүлекләренә килүчеләр элекке елларда шактый күп була торган иде. Әмма соңгы ике-өч елда аларга килүчеләр саны бермә-бер кимеде. Мисал өчен, Башкортстан дәүләт университетының татар теле бүлегенә быел бер урынга нибары 1,5 кеше туры килгән. Гадәттәгечә, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә Дүртөйле, Чакмагыш, Яңавыл, Борай, Илеш, Кушнаренко кебек саф татар районнарыннан килүчеләр күпчелекне тәшкил иткән. Укырга керүчеләрнең зур күпчелеге һаман да кызлар.
Башкортстан дәүләт педагогия университетында татар бүлегенә бөтенләй дә конкурс булмаган диярлек. Чөнки анда быел 25 кеше алырга тиеш булсалар, нибары 28 яшь- җилкенчәк кенә имтихан тоткан.
Шулай итеп, Башкортстандагы татар теле бүлекләренә укырга килүчеләр саны елдан-ел кими. Ә бит кайбер елларны бу бүлекләрдә бер урынга дүртәр-бишәр кеше дә туры килгәне бар иде, диләр мөгаллимнәр. Аеруча читтән торып уку бүлекләренә укырга керүчеләр аз икән. Хәтта ул бүлекләрнең алдагы бер-ике елда ябылуы да ихтимал.
Башкортстан дәүләт университеты профессоры, филология фәннәре докторы Суфиян Поварисовны да татар бүлекләренә укырга керүчеләр саны кимү хәвефләндерә. Мөгаллимлек эшенә, татар яшьләренә белем бирүгә үзенең илле елга якын гомерен багышлаган, сиксәннең өстенә чыккан аксакал сүзләренчә, Башкорсттан югары уку йортларына укырга керергә теләүчеләр саны кимүнең сәбәпләре берничә төрле. “Иң беренчедән – Башкортстанда татар мәктәпләре саны кими, - ди Суфиян ага. – Ә инде татар мәктәпләре кими икән, димәк татар теле укытучыларына да киләчәктә ихтыяҗ булмаячак. Моның перспективасы юк, дип, әлбәттә инде, яшьләр татар теле бүлекләренә килергә ашкынып тормый. Кемнең инде университет бетереп, эшсез йөрисе килсен”. Уфадагы вузларда татар бүлекләренә аз килүчеләрнең икенче сәбәбе – республиканың кайбер шәһәрләрендәге вузларда да татар бүлеге филиаллары ачылу, - ди Суфиян Поварисов. – Монысы начар түгел, билгеле”.
Профессор Суфиян Поварисов әйтүенчә, соңгы елларда татар теле бүлекләренә килүчеләрнең сизелерлек кимүенә тагын да бер сәбәп бар. Ул да булса – төбәкләргә чыгып һөнәри юнәлеш бирү, яшьләрне татар бүлекләрендә укырга чакыру, аңлату эшләре алып баруның бетерелүе. “Элек бу профессиональ ориентация эшләре өчен укытучыларга юл акчалары да, башка чыгымнар да түләнә иде, ә хәзер бу юк”, - ди Суфиян әфәнде.
Әйе, Башкортстандагы югары уку йортларында эшләп килүче татар бүлекләрендә укырга теләүчеләр саны кимү күпләрне борчый. Әмма бу хәлне үзгәртү өчен әлегә берни дә эшләнми дип әйтергә тулы нигезлек бар. Ике ел элек Уфадагы педагогия училищесында татар теле бүлеге ябылган иде инде. Университетлардагы татар бүлекләрен дә шул ук язмыш көтүе бик тә ихтимал, дип белдерә укытучылар үзләре дә.
Быелгы уку елы Башкорсттанда үзенең кайбер яңалыклары белән килә. Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Башкортстан Мәгариф министрлыгы бу уку елыннан барлык мәктәпләрдә дә һәммә милләт балаларына башкорт телен өйрәтә башлау турында фәрман кабул итте. Бу эш мәҗбүри һәм аны 1 нче сыйныфтан алып 11 нче сыйныйфкача балалар атнасына ике сәгать өйрәнергә тиеш булачак. Башкортстан җитәкчелеге фатыйхасы белән эшләнүче әлеге башлангычка, әле уку елы башланмастан ук, республика җәмәгатьчелеге үзенең ризасызлыгын белдерә башлады. Кайбер милли оешмалар, шул исәптән, татар, чуаш, мари, рус милли оешмалары вәкилләре бу мәсьәләгә кагылышлы берлектәге җыеннарын да үткәрде, пикетлар да оештырды, төрле дәрәҗә җитәкчеләргә мөрәҗәгатьләр дә юллады. Башкорт телен укыта башлау аеруча татар мәктәпләренә каты бәрәчәк, дип белдерә татар милли оешмалары вәкилләре һәм галимнәр. Киләсе елларда Башкортстандагы югары уку йортларындагы татар бүлекләренә укырга килергә теләүчеләр бөтенләй дә бетәргә мөмкин, диләр алар.
Башкортстанның берләшкән оппозициясенә керүче оешмалар һәм партияләр вәкилләре шушы уку елы башланган көнне, 1 сентябрьдә тагын да бер пикет оештыру өчен, Уфа шәһәре хакимияте исеменә гариза язган. Оппозиция көчләре килештерү шурасы рәисе, Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Рамил Бигнов әйтүенчә, бу пикет республика җитәкчеләренә тагын бер кисәтү буларак оештырыла. Татарстан татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе, профессор Мәҗит Хуҗин әйтүенчә, башкорт телен укытуга каршылык белдерүче пикет, һәрвакыттагыча, Уфа шәһәре мэриясе бинасы алдында шушы җомгада узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз