news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан Ветеринария баш идарәсе күпләп бал кортлары үлеме турындагы хәбәрне кире какты

Баш дәүләт ветеринария инспекторы Вәкил Буранбаев республикада бал кортларын күпләп зарарлаучы яңа вирус инфекциясе мөмкинлеге тикшерелә, диде.

(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”). Башкортстан Ветеринария баш идарәсе җитәкчесе – баш дәүләт ветеринар инспекторы Вәкил Буранбаев республикада бал кортларын күпләп үлеменә китерердәй яңа вирус инфекциясе булу мөмкинлеге турында ашыгыч нәтиҗә чыгарырга ярамый, тикшерү эше бара, дип җиткерә. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Умартачылык буенча республика ассоциациясе вице-президенты Сергей Мулюков Facebookта Башкотстанның кайбер районнарында күпләп бал кортлары үлеме турында җиткергән иде. Шундый ук хәл Алтайда, Оренбург, Самара өлкәләрендә һәм Адыгейда да күзәтелә, бал кортлары үлеме сәбәбе булып, таныш булмаган вируслы инфекция торуы мөмкин, диелде.

“Сергей Мулюков ветеринария табибларына мөрәҗәгать итмичә, вирус турында хәбәр итәргә ашыккан. Уфа районнарының бер умарталыгында пробалар алына, нәтиҗәләр шушы арада билгеле булачак”, – дип хәбәр иткән “Башинформ” агентлыгына Вәкил Буранбаев.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot