news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан вәкиллеге Ырымбур өлкәсендәге бәйрәмгә китте

Башкортстан вәкиллеге Ырымбур өлкәсендәге бәйрәмгә китте

(Уфа, 30 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстаннан зур гына вәкиллек бүген Ырымбур өлкәсенә сәфәргә китте. Рәсми даирәләр, галимнәр, милли оешмалар җитәкчеләре, әдипләр һәм сәнгать осталары кергән бу вәкиллек Орск шәһәрендә бүген һәм иртәгә үтәчәк милли бәйрәмебез Сабантуйда һәм башка мәдәни чараларда катнаша.

Башкортстан вәкиллегенә республиканың кайбер районнары һәм шәһәрләре хакимиятләре башлыклары, төрле министрлыкларның җаваплы хезмәткәрләре дә керә. Әдипләр Ырымбурга Башкортстан “Китап” нәшриятында соңгы вакытта чыккан күп кенә китапларны да күчтәнәчкә алды.

Орскидагы бәйрәм ике көн дәвам итәчәк. Андагы Сабантуйда, гадәттәгечә, төрле спорт бәйгеләре дә, башка иҗади ярышлар да оештырылачак. Орскиның сәнгать осталары катнашлыгында зур концерт та күрсәтелә. Анда кунак итеп чакырылган Стәрлетамак шәһәре филармониясе артистлары да үз мәдәни программасын тәкъдим итә. Аеруча “Ашкадар” ансамбле чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш киләчәк, дип белдерә филармония җитәкчеләре.

Башкортстан белән Ырымбур өлкәсе арасында 1996 елда үзара хезмәттәшлек һәм дуслык турында киңкүләмле Килешү төзелгән иде. Үзара икътисадый бәйләнешләрне үстерүгә һәм мәдәни багланышларны киңәйтүгә зур этәргеч бирде ул. Ырымбур өлкәсендә гомер итүче татарлар белән башкортлар да хәзер үзләре хакында хәстәрлек булуын тоеп яши.

news_right_1
news_right_2
news_bot