news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан университеты түгәрәк юбилеен билгели

Уфада Башкортстан дәүләт университетының 100 еллыгына багышланган тантаналар башланды

(Уфа, 4 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада Башкортстан дәүләт университетының 100 еллыгына багышланган тантаналар башланды. Шушы уңайдан университетта халыкара конференция булып үтте.
Уфага әлеге юбилей тантаналарында катнашу өчен, Россиянең күп төбәкләреннән һәм кайбер чит илләрдән университетлар ректорлары, проректорлары, галимнәр килде.
Әлегә кадәр Башкортстан дәүләт университетының тарихы 1957 елдан башлана, дип әйтелә килгән иде. Ни өчен дигәндә, нәкъ менә шул елда Уфадагы К. А. Тимирязев исемендәге педагогия институты нигезендә генә оештырыла ул һәм университет дип аталып йөртелә башлый.
Әлбәттә, бу уку йортының тарихы, чынлап та, 1909 елга барып тоташа. Әмма ул чакта ул Уфа губерна укытучылар институты буларак ачыла. Ә 1920 елда бу уку йорты Халык мәгарифе институты, аннан 1929 елда педагогия институты дигән исемнәр ала. 1957 елда исә ул бњгенге көндәгечә, Башкортстан дәүләт университеты итеп үзгәртелә.
Университетның 100 еллык юбилее турында сүзләр берничә ел элек үк куертыла башлаган иде. Бу мәсьәләне иң элек башкорт милли оешмалары вәкилләре һәм башкорт галимнәре књтәреп чыкты. Аннан соң аны республика җитәкчелеге дә хуплады. Башкортстан хакимиятләре теләген исәпкә алып, ил премьер-министры да бу хакта махсус фәрман чыгарды.
БДУның 100 еллыгына багышланган төп тантаналы кичә бүген кич Уфадагы мәһабәт Конгресс-холл бинасында үтәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100