news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан умарталыкларындагы бал кортларын кышка Үзбәкстанга озатырга җыеналар

Бал кортлары популяциясен саклау максатыннан, Фирганә өлкәсендәге җылы климат шартларында кышлатуны оештыру мөмкинлеген карыйлар.

Башкортстан умарталыкларындагы бал кортларын кышка Үзбәкстанга озатырга җыеналар
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстан умартачылыкларындагы бал кортларын кыш чыгар өчен Үзбәкстанга озатырга мөмкиннәр. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы — Башкортстан авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов Уфада Үзбәкстанның Фирганә өлкәсе башлыгы Шухрат Ганиев белән очрашуда шундый тәкъдим белән чыккан.

Бал кортлары популяциясен саклау максатыннан, Фирганә өлкәсендәге җылы климат шартларында кышлатуны оештыру мөмкинлеген карарга авыл хуҗалыгы министры тәкъдим иткән. Шул рәвешле, Башкортстан умартачылары өчен Үзбәкстанның баш базарына юл ачылачак, дип искәрткән, үз чиратында, Шухрат Ганиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100