news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан умартачылары яңа сезонны башлый

Умарталар, гомумән алганда, имин кышлаган.

(Казан, 9 апрель, "Татар-информ"). Башкортостан умартачылары яңа сезонны ача. Бу көннәрдә алар, кышлудан соң, умарта өеннән умарталарны алып чыга, бал кортлары ояларын карый һәм, кирәк булган очракта, аларга ашарга бирә. Бу хакта "Башинформ" хәбәр итә.

Сезон башланыр алдыннан, Чишмә бистәсендә дүрт район умартачылары һәм авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре, ветеринария хезмәте катнашында җыелыш узды.

Ветеринарлар - бал кортлары авырулары, ә белгечләр алар белән көрәш ысулларын сөйләде. Агрономнар баллы культуралар - кандала үләне, карабодай, көнбагыш - чәчүлек мәйданнары планы белән уртаклашты.

Башкортстанның Бөрьян районында - Урта рус, Хәйбулла районында - көньяк, Ишембайда кушылма токымлы бал кортлары өстенлек итә. Һәр районда "чиста" нәселле, бер-берсе белән кушылмаган бал кортлары асрап була, ди галимнәр.

Умарталар, гомумән алганда, имин кышлаган. Кызганыч, кайбер хуҗалыкларда югалтулар бар. Умартачылар белдерүенчә, сәбәп һава шартлары начар булуда түгел, ә умарталарны кышка тиешенчә әзерләмәүдә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100