news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан ТЮРКСОЙ белән хезмәттәшлекне киңәйтә

Уфада әлеге очрашуларда да Дүсән Касеинов ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы белән Башкортстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерәчәк

(Уфа, 1 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы генераль директоры Дүсән Касеинов Башкортстанга эш сәфренә килде. Биредә ул эшлекле сөйләшүләр алып барачак һәм Уфаның музейларында, театрларында, истәлекле урыннарында булачак.
Шулай ук бу сәфәр кысаларында Төркия тормышын чагылдырган зур күргәзмә ачылачак. ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы генераль директоры Дүсән Касеиновның Башкортстанда эш сәфәрендә элек тә булганы бар иде. Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов кабул итеп сөйләшүләр дә үткәрделәр.
Уфада әлеге очрашуларда да Дүсән Касеинов ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы белән Башкортстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләрен тикшерәчәк. Шулай ук Оешманың даими советының чираттагы утырышын үткәрү буенча фикер алышулар көтелә.
Башкортстанда милли мәдәниятләр хезмәттәшлеге нигезендә оештырылган ТЮРКСОЙның төрки дәүләтләрдә гуманитар өлкәдә үзара файдалы элемтәләр урнаштыруы югары бәяләнә. Төрки халыкларның мәдәни ядкарьләрен саклауда, әдәбият һәм сәнгатьнең яхшы үрнәкләрен киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә оешма керткән өлеш бәяләп бетергесез.
ТЮРКСОЙ халыкара оешмасы Башкортстан белән озак еллар тыгыз хезмәттәшлек алып бара. Аның ярдәме белән Башкортстанда бик күп әдәбият, мәдәният һәм сәнгать әсәрләре киң танылу алды. Төрки телле халыкларның “Туганлык” халыкара театр сәнгате, “Урал моңы” төрки яшьләре музыка-җыр иҗаты бәйрәмнәре зур уңыш белән үтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot