news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан туристлары Татарстанга сәяхәтләр ачылуын көтә

«Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты яңалыкларын күзәтеп барабыз, соңгы атнада тәкъдим иткән махсус программалары бик кызыклы», - ди туроператор вәкиле.

Башкортстан туристлары Татарстанга сәяхәтләр ачылуын көтә

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Башкортстанда яшәүче туристлар Татарстанга сәяхәтләр ачылуны көтә - сайтлар, социаль челтәрләр һәм телефон аша мөрәҗәгатьләр көн саен килеп тора, диде Башкортстаннан Татарстанга сәяхәтләр оештырулар белән шөгыльләнә торган туроператор җитәкчесе Комил Сираҗетдинов.

«Хәзерге вакытта туристик хезмәт күрсәтүне рөхсәт иткән хөкүмәт карарларын көтәбез, ул арада сайт, социаль челтәрләр һәм телефон аша консультацияләр үткәрәбез, Татарстанга барырга теләүче туристлар исемлеген теркәп барабыз. Татарстанга сәяхәт итүгә ихтыяҗ гадәттәгечә югары, әмма пандемия сәбәпле без хезмәт күрсәтә алмыйбыз», — диде Сираҗетдинов.

Коронавирус пандемиясенә кадәр, югары туристик сезон чорында, туроператорның Уфадагы офисы аена 1000-1500 Башкортстан туристына Татарстанга юлламалар саткан. «Мәсәлән, май бәйрәмнәрендә генә дә 3-5 көн эчендә 500-600 туристны Уфадан Казанга алып килә идек. Моннан тыш, безнең Стәрлетамак офисы аша да туристлар килеп торды», — дип сөйләде туристик оператор җитәкчесе.

Комил Сираҗетдинов шулай ук Татарстан туристларының Башкортстанга турлар соравын да әйтте. «Башкортстанда оештырылган туристлык хезмәтләре Татарстандагы кебек үсмәгән, шуңа үз җае белән килүчеләр күп. Татарстанга туристлар күбрәк тарихи объектлар карарга килсә, Башкортстанга табигатьнең матур урыннарын күрергә дип киләләр, биредәге Кадрыкүл, Якты күл тирәсендә 116 номерлы машиналар күп җыела», — диде ул.

«Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты яңалыкларын күзәтеп барабыз, соңгы атнада тәкъдим иткән махсус программалары бик кызыклы. Әгәр быел чикләрне ачу тоткарланса, моңарчы чит илләрдә ял итәргә йөргән туристлар да туган якның данлыклы, матур урыннарына игътибар итәрләр дип уйлыйм», — диде Сираҗетдинов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100