news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан туристлары Төркия аэропортында тоткарланган

Мәгълүматларга караганда, берничә йөз кеше әлеге хәлдә калган.

(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Анталия-Оренбург рейсы пассажирлары Төркия аэропортыннан очып китә алмый. Алар арасында Башкортстаннан биш кеше бар. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Очышны башта өч сәгатькә тоткарлаганнар. Самолетка утыргач, корабль командиры һава судносы Оренбургка түгел, ә Дубай шәһәренә оча, анда калган туристларны алу өчен, дип игълан иткән. 

«Барлык пассажирлар өчен бу сюрприз булды! 12 сәгать юлда, 2 сәгать - очу, 2 сәгать - утырту», — дип сөйләгән «Башкортостан» ГТРКсына пассажирлар.

Туристлар сүзләренә караганда, хәлләре кыенлашкан пассажирларга вакытында медицина ярдәме күрсәтелгән. Нәтиҗәдә, сәламәтлекләре буенча озак очышта булырга теләмәүче туристларның бер өлешен Анталия кунакханәсендә калдырганнар.

Хәзер авиаташучы пассажирларны Оренбургка туры рейс белән җибәрү мөмкинлеген эзли.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot