Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Башкортстан" теплоходында Казан аша елга круизлары башлана
Теплоход Уфадан Агыйдел, Кама, Ока, Сура, Идел елгалары буйлап атналык круизга китәчәк.
(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). 21 июльдә Уфадан "Башкортстан" теплоходында Казан аша елга круизлары башлана. Елга туристик маршрутын оештыручылар хәбәр иткәнчә, әлеге круизлар озак вакыт тәнәфестән соң кабат яңартыла.
Теплоход Уфадан Агыйдел, Кама, Ока, Сура, Идел елгалары буйлап круизга китәчәк.
Пассажирларны ике палубалы "Башкортстан" теплоходында сәяхәткә алып чыгалар. Теплоходны "Башкортстан елга пароходлыгы" оешмасыннан "Бельск елга сәяхәтләре" сатып алган.
- Беренче атналык круиз 21 июльдә башлана. Маршрутка Уфа - Түбән Кама – Зөя - Казан – Алабуга – Уфа шәһәрләре керә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз