news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан театры вәкилләре тамашачының тәрҗемә әсәрләрен карамавын әйтә

Казанда "Нәүрүз" театр фестивале бара.

Башкортстан театры вәкилләре тамашачының тәрҗемә әсәрләрен карамавын әйтә
пресс-служба театра Г. Камала

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Башкортстан театрлары вәкилләре тамашачының тәрҗемә әсәрләрен салкын кабул итүе турында әйттеләр. «Нәүрүз» театр фестиваленең Башкортстан театрларына багышланган матбугат конференциясендә катнашучылар тамашачының тәрҗемә әсәрләренә мөнәсәбәте турында фикер алыштылар.

“Сер түгел инде – башкорт тамашачысы тәрҗемә әсәрләрен кабул итми. Шуңа башкорт һәм татар драматургиясе белән эшлибез”, - ди Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры режиссеры Азат Җиһаншин.

“Безнең тамашачы да, сезнең тамашачы кебек үк тәрҗемә әсәрләрен кабул итеп бетерми. Тамашачыга, кызганычка каршы, геройлары мөселман исемнәре булган спектакльләр генә кызыклы, - ди “Нур” театры вәкиле, театр белгече Динә Дәүләтшина.

Быел төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале башкорт театрларына багышланган иде. Шунлыктан фестивальдә Башкортстанның алты театры катнашты. Болар – М.Гафури исемендәге академия театры, М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры, Стәрлетамак һәм Салават дәүләт театрлары, “Нур” татар театры һәм Уфа курчак театры.

Фестивальгә тәкъдим ителгән алты спектакльнең өчесе тәрҗемә әсәре иде, берсе – татар язучысы рус телендә язган “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча спектакль, калган икесе – легендар башкорт әдибе Мостай Кәрим әсәрләре нигезендә куелган сәхнә әсәрләре.

Театр белгече Динә Дәүләтшина әйтүенчә, Башкортстан театрлары тәкъдим иткән спектакльләрне фестивальнең программа директоры Нияз Игъламов махсус килеп караган, фестиваль өчен әсәрләрне дә ул сайлап алган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100