news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан театрлары иҗат мизлеген башлый

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры да үзенең 90нчы иҗат мизгелен ачып җибәрде

(Уфа, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бу көннәрдә Башкортстан театрлары бер-бер артлы чираттагы сәнгать елын ача.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры да үзенең 90нчы иҗат мизгелен ачып җибәрде. Данлыклы театр коллективы тәүге көнне үз тамашачыларына Кен Кизиның “Кәккүк оясы өстеннән” исемле драмасын тәкъдим итте.
Ә театр залына кергәнче, академлылар, һәр елдагыча, театр алдындагы мәйданда, ачык һавада бер сәгатьлек концерт белән чыгыш ясады. Анда данлыклы театрның җыр-моңга сәләтле артистлары һәм оста музыкантлары, биючеләре үз маһирлыкларын күрсәтте. Шулай итеп сезон ачылу спектакленә керә алмаган урам тамашачылары да Гафури театры артистларының чыгышларын карап һәм тыңлап хозурланды.
Театрның баш режиссеры һәм артистлар яңа иҗат мизгелендә булачак премьералары, уй-ниятләре турында журналистлар белән дә уртаклашып алды. М. Гафури театры баш режиссеры Айрат Әбушахманов әйтүенчә, быел Мостай Кәримнең 90 еллыгы белән Зәки Вәлидинең 110 еллыгына багышланган спектакльләр төп урынны алып тора. “Бу сезон башында аеруча Минск шәһәрендә оештырылучы фестивальгә бару да истәлекле булачак”, - ди А. Әбушахманов.
Бу сезонга М. Гафури театры 6 премьера да әзерләргә ниятли. Ә театрның 90 еллыгына багышланган юбилей чаралары декабрь уртасына билгеләнгән. Тантаналарга Татарстаннан да күп артистлар һәм режиссерлар чакырыла, дип белдерде театр җитәкчеләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100