news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстан татары “Бердәм Россия”дә җаваплы вазыйфага билгеләнде
Раил Мирвай улы Башкортстан татар җәмәгатьчелек эшләрендә катнашуы белән дә билгеле
Скопировать ссылку
(Уфа, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан дәүләт педагогия университеты ректоры, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Раил Әсадуллинга тагын бер җаваплы вазыйфа йөкләтелде.
“Бердәм Россия” фиркасе Башкортстан бүлеге Политклубының координация шурасы рәисе итеп тәгаенләнде ул бүген. Әлеге Политклуб 2005 елда оештырылган иде. Аңа әлегә кадәр Энгельс Колмөхәмәтов җитәкчелек итте. Ләкин ул яңарак, РФ Дәүләт Думасы депутаты буларак эше күплеген сәбәп итеп, “Бердәм Россия” җитәкчелегеннән китүе турында карар итте.
Раил Әсадуллин соңгы елларда Башкортстан дәүләт педагогия университетының ректоры булып эшли. Аңарчы берничә ел проректор вазыйфаларын башкарган иде.
Раил Мирвай улы Башкортстан татар җәмәгатьчелек эшләрендә катнашуы белән дә билгеле. Ул - Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы. Шулай ук “Ватаным” бөтенроссия татар оешмасының Башкортстан бүлегенә дә җитәкчелек итә ул. Кайбер хәбәрләргә караганда, киләсе ел башында Уфада Башкортстан татарлары корылтаен үткәреп, аны БР Татар конгрессы рәисе итеп тәгаенләячәкләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot