Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан татарларының Уфада чыккан фольклор җыентыгына 702 әсәр кергән
Җыентыкны Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты Илдус Фазлетдинов төзегән.
(Уфа, 31 март, “Татар-информ”). Уфада “Башкортстан татарлары фольклоры” сериясенең беренче томы - “Риваятьләр, легендалар, мифологик хикәятләр, сөйләкләр” китабы дөнья күрде. Бу хакта "Татар-информ"га җыентыкның төзүчесе - Башкорт дәүләт университеты доценты Илдус Фазлетдинов хәбәр итте.
Том шушы көннәрдә 1000 данә тираж белән З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында дөнья күрде.
Әлеге китап Башкортстан татарларының 702 фольклор әсәрен үз эченә ала. Шуларның 600дән артыгы гыйльми әйләнешкә беренче тапкыр кертелә. Том Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең халык авыз иҗаты әсәрләрен жанрлар буенча төркемләп, тупланма рәвешендә басылып чыккан беренче үрнәк булып тора.
Илдус Фазлетдинов Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасында 1996 елдан бирле укыта. 2005 елда Казанда, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать институты Советында Башкортстан татарларының риваятьләре һәм легендаларын тикшергән кандидатлык диссертациясен яклый. Томга материал туплау эшенә ул узган гасыр ахырында ук керешә, Башкортстанда татарлар күпләп яшәгән районнарга студентлар белән күпсанлы экспедицияләр оештыра. Китапның нигезен шулар барышында тупланган фольклор үрнәкләре тәшкил итә.
Китапның фәнни яңалыгы шактый, диде Илдус Фазлытдинов. Биредә сөйләк жанрына караган әсәрләр беренче тапкыр бергә җыеп бирелә, кереш мәкаләдә Башкортстан татарлары фольклорының Казаннан үзгә яклары анализлана, тугандаш башкорт халык авыз иҗатының йогынтысы тикшерелә. Томның фәнни мөхәррире – күренекле башкорт фольклорчысы, филология фәннәре докторы, профессор Әхмәт Сөләйманов. "Кызганычка каршы, ул бу китапның нәшер ителүен күрә алмады, бакыйлыкка күчте", - диде Илдус Фазлетдинов.
Илдус Фазлетдинов әлеге том белән генә чикләнеп калмаска җыена. Әле ул сериянең “Бәетләр һәм мөнәҗәтләр” китабын эшләү белән мәшгуль. “Материал тупланып беткән, аны анализлыйсы, классификациялисе, паспортлаштырасы гына калды. 2020 елда Башкортстанда узачак Бөтендөнья фольклориадасына кадәр нәшер итәргә ният тотабыз”, – ди галим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз