news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан татарлары Уфада ТНВ корпунктын киңәйтергә сорады

Башкортстанда 1,5 миллион татар яши, безгә аналитик тапшырулар кирәк, дип белдерде җирле татарлар.

Башкортстан татарлары Уфада ТНВ корпунктын киңәйтергә сорады
архив/Салават Камалетдинов

(Уфа, 24 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Башкортстан татарлары «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Уфадагы корреспондент пунктын киңәйтү мәсьәләсен күтәрә. «Татар-информ»га Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов сөйләгәнчә, Башкортстанда яшәүче татарларның тормышын киңрәк яктырту өчен «ТНВ» корпунктында штатларны арттырырга кирәк.

«Башкортстанда 1,5 миллион татар яши. Хәзерге вакытта корпункт татарлар тормышыннан репортажлар ясый. Әгәр иҗади коллектив киңәйтелсә, аналитик тапшырулар да эшләү мөмкинлекләре булыр иде», - дип теләкләрен ирештерде Алик Локманов.

«ТНВ» корпункты Уфада 2011 елда ачыла. Штатта ике хезмәткәр – журналист һәм видеооператор. Озак еллар анда танылган журналист Фәнис Фәтхи эшләде. Аның вафатыннан соң корреспондент итеп Миләүшә Латыйпова кабул ителә, аның бу вазифаны башкаруына өч атна булган. «Атнага «ТНВ» өчен 3-4 сюжет төшереп җибәрәбез», - диде ул «Татар-информ»га.

Видеооператор, видеомонтажчы, машина йөртүче вазифаларын берьюлы башкарган Рузил Имамов сүзләренчә, корпункт оештырылган чорда биш штат булдыру планлаштырылган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100