Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан татарлары телевидениегә дәгъва белдерә
Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге республиканың Юлдаш телевидениесе җитәкчелегенә шикаять әзерләде
(Уфа, 24 август, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге республиканың Юлдаш телевидениесе җитәкчелегенә шикаять әзерләде. Анда дәүләт телевидениесендә атнага бер тапкыр һәм нибары 20 минут кына эфирга чыга торган татарча “Рәйхан” тапшыруының вакыты күчерелүгә ризасызлык белдерелә.
Башкортстан Юлдаш телевидениесенең генераль директоры Рәмис Дәүләтбаев күптән түгел эшеннән алынып, аның урынына “Вся Уфа” телевидениесенең элекке директоры Гүзәл Ибраһимова тәгаенләнгән иде. Яңа җитәкче үзенең яңа вазыйфасында үзгәрешләр дә кертә башлады – кайбер тапшырулар бетерелә, ә бәгъзе берәүләренең эфир вакыты үзгәрә. Вакыты үзгәртелгән тапшырулар арасына “Рәйхан” тапшыруы да эләкте. Элек ул һәр җомга кичен, халык эштән кайткач, 21 сәгатьтә башлана иде. Хәзер исә аны көндезге 12гә күчерделәр. Бу әле төшке аш вакытына да туры килми, шуңа күрә аны фәкать өйдә утырган пенсионерлар гына карый алачак. Шулай итеп Башкортстан татарлары атнасына бердәнбер чыгучы һәм нибары 20 минутлык кына “Рәйхан” тапшыруын караудан да мәхрүм ителде булып чыга. Менә шушы хәлгә Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләре битараф кала алмады. Башкортстан Юлдаш телевидениесенең яңа җитәкчелегенә бар әрнү-рәнҗешләре язылган мөрәҗәгатьне юллый алар. Республика телевидениесендә һәм радиосында татар телендәге тапшыруларны арттыруга бәйле башка теләк-тәкъдимнәрен дә чагылдырды милләттәшләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз