news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстан татарлары Казанга җыена
Казанда 11 октябрьдә үтәчәк хәтер көненә Башкортстаннан ел да милләтпәрвәрләр барып актив катнаша
Скопировать ссылку
(Уфа, 1 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләре үзләренең чираттагы утырышын үткәрде.
Киңәшмәдә агымдагы көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде. Шулай да төп мәсьәлә булып Казанда 11 октябрьдә үтәчәк хәтер көненә әзерлек хәстәрлекләре торды. Халкыбызның төп хәтер көненә Башкортстаннан ел да милләтпәрвәрләр барып актив катнашып кайта. Быел да бу матур гадәтне бозмаска булдылар.
Киңәшмәдә чыгыш ясаган БР Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов, аның урынбасары Айрат Гыйниятуллин, шулай ук БР Татар конгрессы актив әгъзасы Рәис Карачуриннар Казандагы хәтер көненә әзерлек тәңгәлендә үзләренең тәкъдим-теләкләрен әйтте. Алар милләтебез мәркәзенә баргач, урам җыенында Башкортстан татарлары исеменнән чыгыш әзерләнүе турында да әйтте.
Казандагы хәтер чарасына бер автобуста егермегә якын кеше барыр дип килешенде. Әлеге сәфәрне “Хәзинә” яшьләр татар үзәге җитәкчесе Камил Сираҗетдинов оештырырга алынды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot