news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстан татарлары Казанга Тукай бәйрәменә бара
Быел да якташларыбыз Казанда гына түгел, ә Арча районында да булачак.
Скопировать ссылку
(Уфа, 23 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстаннан зур гына төркем татар зыялылары Казанга күңелле сәяхәткә җыена.
Татар галимнәре, милли хәрәкәт активистлары, язучылар, укытучылар, журналистлар кергән бу төркем Татарстанда бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көненә багышлап үткәрелүче бәйрәм чараларында катнашачак.
Башкортстаннан Казанга Тукай бәйрәменә ел саен байтак кына милләттәшләребез бара. Быел да якташларыбыз Казанда гына түгел, ә Арча районында да булачак.
Уфада Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чаралар шушы атнада башланып киләсе атнада да дәвам итәчәк. Башкортстан дәүләт университетында һәм Башкортстан дәүләт педагогия университетында талиплар әдәби-музыкаль кичәләр оештыра. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә дә кичәләр, очрашулар оештырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot