Башкортстан татарлары Казанга эш сәфәренә бара
Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләреннән торган бер төркем бу атна азагында Казанга юллана
(Уфа, 13 май, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләреннән торган бер төркем бу атна азагында Казанга юллана. Әлеге төркемгә Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты, Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте идарәсе, БР Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары керә.
Казанга сәфәр барышында Башкортстан татар милли хәрәкәте вәкилләре андагы татар милли оешмалары җитәкчеләре һәм рәсми шәхесләр белән очрашулар үткәрә. Сөйләшүләр барышында татар җәмәгатьчелек оешмалары алдында торган көнүзәк мәсьәләләр тикшереләчәк. Аеруча быелгы халык исәбен алуга әзерлек һәм аны уңышлы үткәрү бурычларына зур игътибар бирелер дип көтелә. Җанисәп мәсьәләсе Башкортстан шартларында ифрат та четерекле. Ни өчен дигәндә, 2002 елда узган халык исәбен алудан соң, Башкортстан татарлары 300 меңгә кимегән иде. Моны татар милли оешмалары һәм галимнәр күп татарларны башкорт дип яздыру аркасында килеп чыкты дип белдерә. Быел исә татарлар саны тагын да байтакка кимер дип фаразлана.
Башкортстан татар оешмалары вәкилләре Казанда вакытта телевидение һәм радио каналлары оештырган тапшыруларда да катнашачак һәм Башкортстандагы вәзгыять хакында фикерләрен яңгыратачак.