news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Башкортстан татарлары Казандагы җыенга бара

Алар анда Бљтендљнья Татар конгрессы Башкарма комитеты оештырган зур ќыенда џђм аның кысаларында оештырылган тантаналарда, мәдәни чараларда катнашачак

(Уфа, 10 декабрь, “Татар-информ”, Фђнис Фђтхуллин). Башкортстандагы кайбер татар милли оешмалары ќитђкчелђре џђм актив ђгъзалары Казанга сђфђр чыга.
Алар анда Бљтендљнья Татар конгрессы Башкарма комитеты оештырган зур ќыенда џђм аның кысаларында оештырылган тантаналарда, мәдәни чараларда катнашачак. Бљтенроссия татар оешмалары ќыены дип аталган һәм быелгы эшләргә йомгак ясаган бу очрашуда, татар халкыныћ килђчђк њсешенђ бђйле бихисап мђсьђлђлђр белђн беррђттђн, Башкортстан татарлары проблемалары да тикшереләчәк дип көтелә.
Башкортстан вђкиллегенђ Бљтендљнья Татар конгрессыныћ Башкортстандагы даими вђкиле Алик Локманов, Башкортстан Татар милли-мђдђни мохтарияте рђисе урынбасары Мђќит Хуќин, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Кәрим Яушев һәм башка татар милли оешмалары вәкилләре бара. Башкортстан миллђтпђрвђрлђре Казандагы сљйлђшњдђ Башкортстанда татар мђгарифе язмышына бђйле мђгълњматлар да бирәчәк. Соћгы елларда республикада татар мђктђплђре саны кими, татар мђктђплђрендђ татар теле урынына башкорт теле кертелђ, дип борчылуын белдерә Уфа татар оешмалары вђкиллђре.
“Уфага әйләнеп кайткач, киләсе атнада, без Башкортстанның барлык татар оешмалары активистларын җыеп, Казандагы сөйләшүләр нәтиҗәләре белән таныштырачакбыз”, - ди Мәҗит Хуҗин.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100