news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстан татарлары Казанда Хәтер көнендә катнашты
Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләре Казанга сәфәрдән әйләнеп кайтты
Скопировать ссылку
(Уфа, 12 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләре Казанга сәфәрдән әйләнеп кайтты.
Якташларыбыз анда ел да уздырылучы Хәтер көнендә катнашты. Башкортстаннан Хәтер көненә егермегә якын кеше бер автобуста барса, үзләренең җиңел машиналары белән баручылар да булды.
Халкыбызның төп хәтер көненә Башкортстаннан ел да милләтпәрвәрләр барып актив катнашып кайта. Быел да бу матур гадәтне бозмаска булдылар. Әлеге сәфәрне “Хәзинә” яшьләр татар үзәге җитәкчесе Камил Сираҗетдинов оештырды. Автобуста егермегә якын кеше барды хәтер чарасына. Алар арасында төрле татар милли оешмалары әгъзалары һәм милләт зыялылары бар иде.
Башкортстан татарлары Уфада да Хәтер көнен уздыра. Күптән әзерлек алып барылган бу чара иртәгә үтәчәк. Казанны саклап шәһит китүчеләр рухына коръән укылачак һәм чәй мәҗлесе оештырылачак. Берочтан Башкортстан татар милли оешмалары алдында торган көнүзәк бурычлар хакында фикер алышу да була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot