news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан татарлары Казанда Галләнур Бохараевны искә ала

Галләнур Бохараев «Идел-Урал» яшерен Идел татар легионы катнашучысы һәм Муса Җәлилнең көрәштәше булган.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Башкортстанның Миякин районы татарлары Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар исәтәлегенә Хәрби дан урыннары буйлап экспедиция кысаларында Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куеп һәм бер минут тынлык белән  якташын Бохараев Галләнур Мостафа улын искә алачак.

22 апрельдә 13 сәгатьтә узачак чарада Башкортстанның Бишбүләк районында туган татар шагыйре Фатих Кәримнең кызы да катнашачак.

Галләнур Бохараев «Идел-Урал» яшерен Идел татар легионы катнашучысы булган. 827 нче батальонда фашитсларга каршы эшчәнлек алып барган. Аны фаш итәләр, авыр җәзага тартып, 1944 елның 25 августында “Җәлилчеләрдән” соңгы булып җәзалап үтерәләр. Яшерен легионда ул Сәлим Бохараев буларак билгеле булган, аның исеме Муса Җәлил һәйкәле янындагы тактага башка катнашучылар белән бергә язылган.

Чараны Башкортостанның Миякин районы татар конгрессының башкарма комитеты оештыра. Җәмәгатьчелек Кыргыз-Мияки авылы — Казан шәһәре — Мәскәү шәһәре — Климов Завод авылы— Карманово поселогы — Великие Луки шәһәре — Себеж шәһәре — Смоленск шәһәре — Брянск шәһәре — Орел шәһәре — Курск шәһәре — Тербуны авылы — Воронеж шәһәре — Волгоград шәһәре — Саратов шәһәре — Кыргыз-Мияки авылы маршруты буенча йөреп чыгарга ниятли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot