news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан татарлары флешмобта катнашырга чакыра

«Уйна, гармун!» бәйрәменә багышланган флешмобта катнашу өчен халык музыкаль уен коралында уйнаганны фотога яисә видеога төшерергә кирәк.

(Казан, 29 июль, "Татар-информ"). Башкортстанда узачак «Уйна, гармун!» бәйрәменә багышланган флешмоб дәвам итә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Флешмобта катнашу өчен халык музыкаль уен коралында уйнаганны фотога яисә видеога төшерергә кирәк. Шуны #играйгармонь #уйнагармун #ягармонист #мин гармунчы хэштеглары белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга кирәк.

«Уйна, гармун!» бәйрәме Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә оештырылачак. Проект Президент грантлары фонды тарафыннан хупланды.

Бәйрәмдә милли киемнәр кигән гармунчылар катнашачак, шулай ук халык музыка уен кораллары, декоратив-гамәли иҗат һәм традицион халык кәсепләре буенча мастер-класслар оештырылачак. Бәйрәмнең төп өлеше шәһәр мәдәният һәм ял паркында узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100