news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан татарлары җанисәпкә әзерлекне “Без-татарлар!” ораны астында алып барачак

Башкортстан татар милли оешмалары чираттагы берлектәге киңәшмәсен үткәрде

(Уфа, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татар милли оешмалары чираттагы берлектәге киңәшмәсен үткәрде.
Анда катнашкан 14 татар милли оешмасы киләсе елда үтәчәк җанисәпкә әзерлек турында фикер алышты.
Мәгълүм ки, Россиядәге икътисадый төшенкелеккә сылтанып, 2010 елда үтәргә тиешле халык исәбен алуны 2013 елга күчерү турында карар ителгән иде. Әмма, соңгы көннәрдәге хәбәрләргә караганда, халык исәбен алу үз вакытында, алдагы елда узачак.
Башкортстан татар милли хәрәкәтенә караган оешмалар җитәкчеләре һәм актив әгъзалары аңа әзерлек алып баруны бүгеннән башлау кирәклеген ассызыклады. Татар оешмалары җитәкчеләренең чыгышларын бу тема белән махсус шөгыльләнгән кайбер галимнәр дә хуплады.
Очрашуда чыгыш ясаган танылган этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков сүзләренчә, Башкортстандагы татар районнарында гына түгел, ә татарлар азрак санда яшәгән башкорт районнарында да татар җәмәгатьчелек оешмалары бу мөһим кампаниядә үз тырышлыгын салырга тиеш.
Башкортстанда 2002 елда узган җанисәптә татарлар халык саны буенча өченче урында иде. “Әгәр халык исәбе дөрес оештырылса, татарлар үз хәленә кайтып, республикада кимендә 1 миллион 350 мең тирәсе булачак һәм руслардан кала икенче урынга менәчәк”, - Илдар Габдрафыйков.
Татар оешмалары җитәкчеләреннән Рамил Бигнов, Кәрим Яушев, Ринат Үтәшев, Ринат Гатауллин, Айрат Гыйниятуллин, Кадерле Имаметдинов һәм башкалар халык санын алуга әзерлек барышында башкарылырга тиешле мөһим эшләр буенча үзләренең эшлекле тәкъдимнәрен әйтте.
Рамил Бигнов сүзләренчә, районнарга чыгып та күп эшләр башкарырга кирәк, шул ук вакытта ялганлау очракларын мәхкәмәләргә дә бирү урынлы була. Бу фикерне профессор Ринат Гатауллин да хуплады. Ул хәтта узган җанисәп нәтиҗәләре буенча да мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.
“Татар галимнәре Башкортстандагы демографик вәзгыять һәм кайсы халыкның чынлыкта күпме булуы турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат биреп торырга тиеш, - диде ул. - Үзебезнең гәзитне чыгару кирәк, шушы темага фәнни конференцияләр дә оештыру зыян итмәс”.
Алдагы көннәрдә һәр татар җәмәгатьчелек оешмасы үзләренең халык исәбен алуга әзерлек барышында башкарачак эш-гамәлләре турында план-программаларын эшләячәк. Барлык хәстәрлекләр “Без – татарлар!” дигән шигарь астында алып барылырга тиеш, дип бедерде җыелышта катнашучылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100