news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан татар җырчылары Мәскәүдәге концертта катнаша
Әлеге күркәм тамашага Айдар Галимов белән Фидан Гафаров Башкортстаннан икесе генә чакырулы
Скопировать ссылку
(Уфа, 16 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче күренекле татар сәнгатькәрләре – Россиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты Фидан Гафаров белән популяр җырчы, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов бүген Мәскәүгә очты.
Талантлы якташларыбыз анда татар сәнгать осталарының Кремль сараенда узачак зур концертында үзләренең иң шәп җырларын башкарачак. Әлеге күркәм тамашага Айдар Галимов белән Фидан Гафаров Башкортстаннан икесе генә чакырулы.
Айдар Галимов Мәскәүгә китәр алдыннан, “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәдә бу сәфәргә шатланып баруын әйтте.
“Кремль сараенда булачак мәдәни программага чакыруны мин март аенда үзем Мәскәүдә “Космос” концертлар залында аерым тамашалар белән чыгыш ясаганда алдым, - ди Айдар Галимов. – Һәм, әлбәттә инде, мондый абруйлы концертта катнашу өчен шунда ук ризалыгымны бирдем. Минем өчен зур дәрәҗә бу. Шулай ук Татарстандагы күренекле сәнгать осталары белән бер сәхнәдә чыгыш ясау, алар белән ихлас аралашу өчен дә өстәмә бер форсат”.
Айдар Галимов, Кремль сараенда чыгыш ясау өчен, эстрада әсәрләрен дә, татар халык җырларын да әзерләвен әйтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2