news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан татар язучысының китабы чыкты

Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” дәүләт нәшриятында аның татар телендә “Без әнкәй йөрәгеннән чыктык” исемле проза җыентыгы басылып чыкты

(Уфа, 1 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәп иҗат итүче талантлы татар әдибе Кәрим Кара (Һади Кәримов) тормышында истәлекле вакыйга. Башкортстанның Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” дәүләт нәшриятында аның татар телендә “Без әнкәй йөрәгеннән чыктык” исемле проза җыентыгы басылып чыкты.
Аны тәнкыйтьчеләр шунда ук татар әдәбиятында вакыйга булырлык китап дип бәяләде. Сайланма әсәрләр җыентыгы дип атарлык бу басмага авторның иң шәп повестьлары һәм хикәяләре кергән. “Лашбайга сәяхәт”, “Банан Хисами”, “Шаяру”, “Качкын”, “Инфаркт”, “Принцлар һәм принцессалар” повестьларындагы геройлар укучыларны үзләренең кискен һәм мавыктыргыч сюжеты белән бөтереп алып кереп китә һәм тормыш хакында уйланырга мәҗбүр итә.
Һади Барый улы Кәримов 1956 елда Учалы районының данлыклы татар авылы Ахунда туып үсә. 1974 елда Бөре педагогия институтының урыс теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлагач, Аскын районы Күнгәк авылына укытучы итеп җибәрәләр һәм ул шул авылда төпләнеп кала. Бүгенге көндә мәктәптә укытучы булып эшли Һади Кәримов. Шул ук вакытта әдәби иҗат белән дә ихлас шөгыльләнә ул. Әле аның утыздан артык повесте һәм егермеләп хикәясе дөнья күргән. Тагын берничә әсәре төрле журналларда чират көтеп ята.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100