news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан татар яшьләре җыр бәйгесен башлый

Бүген Уфада “Туган тел-2009” татар җыры бәйгесенең йомгаклау өлеше башлана. Анда алтмышка якын яшь башкаручы катнаша

(Уфа, 4 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Уфада “Туган тел-2009” татар җыры бәйгесенең йомгаклау өлеше башлана. Анда алтмышка якын яшь башкаручы катнаша.
Кичә Башкортстан Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгында шушы бәйгегә соңгы әзерлекләрне тикшергән киңәшмә булып үтте. Утырышны министр урынбасары Камилә Дәүләтова алып барды. Аның сүзләренчә, “Туган тел” татар җыры бәйгесенә әзерлек тулысынча тәмамланган, анда яңа талантлар ачу мөмкинлеге зур.
Татар җыры ярышмасын Башкортстан мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы, республика халык иҗаты үзәге һәм Башкортстан Татар конгрессы берлектә оештыра.
Бәйгенең Уфада үтәчәк йомгаклау өлешенә илледән артык яшь башкаручы гариза биргән. “Туган тел” татар башкаручылары бәйгесендә, һәрвакытагыча, үзешчән җырчылар катнаша. 16 яшьтән 35 яшькә кадәр аралыктагы һәвәскәрләр алар.
Шушы бәйгегә әзерлекне оештыру комитеты рәисе, Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле, танылган композитор Алик Локманов шушы бәйгегә әзерлек мәсьәләләрендә үз тәкъдимнәрен дә яңгыратты. Ул шулай ук татар җыры бәйгесендә катнашучыларга бәя бирәчәк жюри әгъзалары исемлеген дә бәян итте. Жюрига танылган татар җырчысы Нәзифә Кадыйрова рәислек итә. Анда шулай ук күренекле җырчылар Идрис Газиев, Фәдис Ганиев һәм композитор Алик Локманов та яшь башкаручыларга бәя бирә. Конкурсантлар ике татар халык җырын һәм ике автор җырын башкарырга тиеш.
“Туган тел” татар җыры конкурсы Башкортстанда быел 8нче тапкыр оештырыла. Анда җиңүчеләрнең гала-концерты 6 декабрь көнне Башкортстан дәүләт филармониясендә узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100