news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан татар театры Оренбургка бара

Туймазы татар дәүләт драма театры күрше өлкәдәге милләттәшләребез игътибарына иң яхшы тамашаларын алып бара

(Уфа, 10 февраль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы татар дәүләт драма театры чираттагы иҗат сәфәренә әзерләнә. Бу юлы туймазылылар Оренбургка бара.
Туймазы татар дәүләт драма театры күрше өлкәдәге милләттәшләребез игътибарына иң яхшы тамашаларын алып бара. Алар арасында Флорид Бүләковның “Мәхәббәт карагы”, Илгиз Зәйниевнең “Люстра”сы, Наил Гаетбайның “Килешү” һәм Нәҗип Асанбаевның “Рәйсә+Фәйзи” спектакльләре бар.
Гастрольләр 17 февральдә башланып 20 февральдә тәмамлана.
Театрның баш режиссеры Байрас Ибраһимов әйтүенчә, артистлар бу сәфәргә бик ихлас әзерләнә һәм Оренбург тамашачыларының спектакльләрдән канәгать калачагына шикләнми.

news_right_1
news_right_2
news_bot