news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан татар спортчысы дөнья чемпионатында җиңде

Италиянең Кальяри шәһәрендә үткән дөнья чемпионатында алтын медальгә лаек булды якташыбыз

(Уфа, 10 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәүче татар спортчысы, халыкара спорт остасы, Башкортстанның Көнчыгыш көрәш төрләре федерациясе президенты Вил Габдуллин чираттагы зур җиңүен яулады. Италиянең Кальяри шәһәрендә үткән дөнья чемпионатында алтын медальгә лаек булды якташыбыз.
Нунчаклар белән көрәштә Вил Габдуллин барлык көндәшләрен дә җиңеп чыкты һәм үзенең иң көчле спортчы булуын тагын бер кат раслады. Шулай итеп алтынчы тапкыр дөнья чемпионы булды В. Габдуллин.
Былтыр да Вил Габдуллин Хорватиянең Пула шәһәрендә кикбоксинг көрәше буенча үткән дөнья чемпионатында уңышлы чыгыш ясап, ике тапкыр беренче урынны яулады һәм ике алтын медальгә лаек булган иде.
Вил Габдуллин байтак еллар инде көнчыгышта популяр булган кикбоксинг һәм каратэ белән шөгыльләнә һәм төрле дәрәҗә бәйгеләрдә катнашып, Башкортстан данын яклый. Халыкара дәрәҗәле спорт мастеры дигән исемне йөртүче милләттәшебез әле дә Италиядә “Корал белән алыш” кунг-фу бәйгесендә һәм нунчаклар белән оста эш итеп, барлык көндәшләрен җиңде. Нәтиҗәдә, судьялар коллегиясе якташыбызның чыгышын беренче урынга лаек дип тапты. Хәзер Вил Габдуллин быел көзге айларда үтәчәк башка бер дөнья кубогы ярышларына әзерләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot