news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан татар рәссамы республика юбилеена үз эшләрен әзерли

Башкортстан татар рәссамы республика юбилеена үз эшләрен әзерли

(Уфа, 26 июль, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда яшәүче танылган татар рәссамы Рөстәм Фәтхуллин республиканың Рус дәүләтенә кушылуына 450 ел тулуга үзенең иҗат эшләреннән бүләкләр әзерли. Аның барлык эшләре дә төрле агачлардан эшләнгән. Нарат, чыршы, каен, юкә, имән агачларын кулланып иҗат итә талантлы татар рәссамы.

Рөстәм Фәтхуллинның агач сыннары төрле темаларга иҗат ителгән һәм алар төрле тамгалар, символлар кулланып эшләнгән. Башкортстанның дәүләт билгеләре дә, башкорт халкының тарихы да, башкортның милли үзенчәлекләре дә чагылыш таба талант иясенең әсәрләрендә. Республика халыкларының дуслыгы, бердәмлеге дә сынландырыла агачтан эшләнгән әсәрләрдә.

Танылган рәссам Рөстәм Фәтхуллинны Башкортстанда бик яхшы беләләр. Аның байтак кына шәхси күргәзмәләре Уфада, Мәскәүдә, Казанда һәм башка зур шәһәрләрдә оештырылган иде. Рөстәм әфәнде Башкортстан дәүләт педагогия университетының сынлы сәнгать һәм графика факультетында эшли. Талантлы мөгаллим һәм доцент яшьләргә рәссам һөнәре нечкәлекләрен генә өйрәтеп калмый, ә үзе дә төрле техникада һәм төрле җанрларда җимешле иҗат итә.

Рөстәм Фәтхуллин үзенең рәссамлык талантын төрлечә сынап карый һәм үзе тотынган барлык материалга да җан өрә. Элегрәк чорда киндергә майлы буяу белән төшергән сурәтләре күп булса, соңгы елларда сәләтле сынчы итеп тә күрсәтте ул үзен. Агачтан төрле-төрле образлар һәм табигать күренешләрен иҗат итә Рөстәм Мөгыйн улы.

“Аның татар халкы тарихын һәм әдәбиятын яхшы белүе бик күп чын милли иҗат үрнәкләрен тудыруга мөмкинлек бирә, - ди педагогия университетының сынлы сәнгать һәм графика факультеты деканы Тәлгать Мәсәлимов. – Мисал өчен, аның күренекле шагыйребез Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләгән сыннары бөек шагыйрь образларын бик матур итеп күз алдына бастыра. Башка әдипләребез иҗатына да, фольклор мирасыбызга да еш мөрәҗәгать итә Рөстәм Мөгыйн улы”.

Рөстәм Фәтхуллинның кызы Динә дә әтисе һөнәрен сайлады. Башкортстан дәүләт педагогия университетының сынлы сәнгать һәм графика факультетын тәмамлап, хәзер шунда ук үзе дә мөгаллимлек кыла ул. Шул ук вакытта үзе дә илһамлы иҗат белән шөгыльләнергә вакыт һәм форсат таба яшь рәссам. Казанда ул, әтисе белән бергәләп, шәхси күргәзмәсен оештырды. “Казан” милли-мәдәни үзәгендә татар рәссамнары шул күргәзмәдә тамашачылар игътибарына һәм сәнгать белгечләре хөкеменә җәмгысе йөзгә якын иҗат җимешен тәкъдим иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot