news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Башкортстан татар оешмалары җанисәпкә әзерлек башлый

Башкортстан татар милли оешмалары киңәшмә үткәрде

(Уфа, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татар милли оешмалары киңәшмә үткәрде. Анда алдагы җанисәпкә әзерлек турында иртәгә Уфада үтәчәк сөйләшү хакында фикер алыштылар.
Мәгълүм ки, Россиядәге икътисадый төшенкелеккә сылтанып, 2010 елда үтәргә тиешле халык исәбен алуны 2013 елга күчерү турында карар ителгән иде. Әмма соңгы көннәрдә бу тәңгәлдә тагын бер яңалык булды. Имеш, акча табыла һәм җанисәп билгеләнгән вакытында, ягъни киләсе елда ук, оештырылачак.
Халык исәбен алу кичектерелә дигәннән соң, Башкортстан татар милли хәрәкәтенә караган оешмалар аңа әзерлек эшләрен сүрелдергән иде. Әмма әле җанисәп алдагы елда ук узачак дигәч, республика татар җәмәгатьчелеге кабат бу эшкә җитди әзерлек алып бару кирәклеген искәртте. Шушы уңайдан иртәгә, нәкъ менә шушы теманы гына тикшерү өчен, татар милли оешмалары зур киңәшмә үткәрергә килеште. Бу хакта сөйләшү юнәлешләрен тәгаенләү өчен, татар оешмалары җитәкчеләре һәм кайбер галимнәр кыска гына очрашу оештырып алды.
Сөйләшүдә төп сүзне танылган татар галиме, этнология һәм этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков алды. Аның сүзләренчә, Башкортстандагы һәр халыкның җәмәгатьчелек оешмалары бу мөһим кампаниядә үз тырышлыгын салачак. Татар оешмалары да йоклап ятарга тиеш түгел, ди ул.

Татар оешмалары һәм татар галимнәре Башкортстандагы демографик вәзгыять һәм кайсы халыкның чынлыкта күпме булуы турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат биреп торырга тиеш. Үзебезнең гәзитне чыгару кирәк, шушы темага фәнни конференцияләр дә оештыру зыян итмәс, ди Илдар әфәнде. Аның сүзләренчә, халык исәбен алуны 2010 елда ук үткәрү отышлырак була. 
Башкортстанда халык исәбен алуга әзерлек рәсми хакимиятләр тарафыннан да даими алып барыла. Җанисәп эше белән йөриячәк кешеләр махсус уку-күнекмәләр үтә. Бу кампаниягә, нигездә, 2002 елдагы шушы ук эштә тәҗрибә туплаган кешеләрне җәлеп итәчәкләр.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100