news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстан татар оешмалары җанисәпкә әзерләнә
Сөйләшүдә Казаннан килгән танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Дамир Исхаков та катнашты
Скопировать ссылку
(Уфа, 2 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан татар милли оешмалары җитәкчеләре 2010 елда үтәчәк халык исәбен алуга әзерлек эшләрен тикшергән киңәшмә үткәрде.
Сөйләшүдә Казаннан килгән танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Дамир Исхаков та катнашты. Киләсе елда үтәчәк халык исәбен алу хакында да, Башкортстан татарларының башка проблемалары турында да җитди фикер алышу булды бу очрашуда.
Уфа татар милли оешмалары җитәкчеләре Казан кунагын алдагы ел җанисәбенә әзерлек чорында нинди чаралар оештырачагы белән таныштырды.
“Татар галимнәре Башкортстандагы демографик вәзгыять һәм кайсы халыкның чынлыкта күпме булуы турында җәмәгатьчелеккә мәгълүмат биреп торачак, - диде Рамил Бигнов. - Үзебезнең бәйсез гәзитне чыгару, шушы темага фәнни конференцияләр дә оештыру күзаллана.
Алдагы көннәрдә һәр татар җәмәгатьчелек оешмасы үзләренең халык исәбен алуга әзерлек барышында башкарачак эш-гамәлләре турында план-программаларын эшләүне тәмамлап, берлектәге фикер алышуга җыелачак. Халык исәбен алуга әзерлек барышындагы барлык чаралар “Без – татарлар!” дигән шигарь астында алып барылачак”.
Очрашуда Дамир Исхаков та халык исәбен алуга әзерлеккә бәйле кайбер фикерләре һәм тәкъдимнәре белән уртаклашты. Шулай ук агымдагы башка милли проблемалар хакында да сөйләде Казан галиме.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot