news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстан татар матбугаты абунәчеләрен бераз арттырды
Башкортстандагы популяр татар басмасы – “Өмет” татар яшьләре гәзите узган яртыеллыктагы тиражга җиткән. 30 меңгә якын укучы язылган аңа
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Скопировать ссылку
(Уфа, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда бу елның беренче яртысына газета-журналларга язылу нәтиҗәләре бәян ителде. Республикадагы төп рәсми татар басмалары укучыларын саклап калуга ирешкән.
Башкортстан Министрлар кабинеты каршындагы Матбугат һәм полиграфия идарђсе башлыгы Эдуард Юлдашев яңа ел алдыннан 2010 елның беренче яртысына язылу барышына борчылу белдергән иде. Әлеге борчылулар урынлы булган. Кайбер газета һәм журналлар үз абунәчеләренең байтагын югалткан булып чыкты.
Башкортстан вакытлы матбугат басмалары соңгы елларда, бар илдђгечә үк, кыенлыклар кичерә. Андый авырлыклар татар басмаларын да урап үтми, билгеле. Шулай да Башкортстан татар вакытлы матбугат чаралары бирешмәскә тырыша, үз укучыларын бер чамада тотуга ирешә.
Башкортстандагы популяр татар басмасы – “Өмет” татар яшьләре гәзите узган яртыеллыктагы тиражга җиткән. 30 меңгә якын укучы язылган аңа. “Тулпар” татар яшьләре журналы да үз санын узган ярты елдагы дәрәҗәдән уздыра алган – 7 мең данәдән артып киткән. Балалар өчен нәшер ителњче “Әллүки” исемле журналга да 4 меңгә якын абунәче язылган.
Татар телендә чыгучы “Атна” исемле атналык газета һаман да лидерлар рәтендә. Үзенең башкорт һәм урыс телләрендәге “игезәкләрен” узып китеп, 40 мең 600 укучысын булдырды ул. Әлеге язылу чорында “Кызыл таң” газетасы да үз укучыларын 3 меңгә арттырган һәм гомум тиражын 23 меңгә җиткергән.
Гомумән алганда, Башкортстандагы татар басмалары соңгы еллардагы абунәчеләре санын саклап килә. Әмма бу саннар, миллионнан артык татар яшәгән республика өчен барыбер дә бик аз инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot