news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Башкортстан татар кызлары гүзәллек бәйгесендә катнашты
Уфада татар телендә чыгучы “Атна” гәзите татар кызлары арасында бәйге оештырды
Скопировать ссылку
(Уфа, 14 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада татар телендә чыгучы “Атна” гәзите татар кызлары арасында бәйге оештырды. “Атна” гүзәле-2009” конкурсы тамашачылар өчен дә зур бәйрәм булды.
Башкортстанда туксанынчы еллардан татар кызларының “Нәүрүз гүзәле” бәйгесе оештырылып килә иде. “Азатлык” татар яшьләре берлеге башлангычында үтүче бу конкурс соңгы берничә елда сүнеп калды, үткәрелмәде. Сәбәбе – Башкортстанда “Азатлык” татар яшьләре берлегенең үзенең дә таркалуы.
“Нәүрүз гүзәле” бәйгесе үткәрелмәү белән килешә алмады яшьләр. Аны дәвам итүгә “Атна” татар гәзите журналистлары алынды. Быел бу бәйгене беренчегә оештырды һәм гәзиттә ел буенча үз фотоларын җибәргән сылу кызларның фотоларын бастырды алар.
Башкортстан дәүләт филармониясендә әлеге бәйгенең йомгаклау өлешенә 7 сылу кыз сайлап алынган иде. Алар 10 көн дәвамында Уфадагы “Сылукай” матурлык студиясендә әзерлек тә үтте.
“Атна”ның баш мөхәррире Дилә Мөхәррәмова әйтүенчә, бәйрәмнең сценарие күптән инде язылган һәм шушы кичәгә әзерлек тә бик җитди барса да, аның матур килеп чыгуы өчен борчылу кичергәннәр. Әмма борчылулары урынсыз булып чыкты – “Атна гүзәле” тамашасы бик матур үтте. Сылу татар кызлары 7 төрле сынау-имтихан тотты. Жюри әгъзалары аларны төрле номинацияләрдә бүләкләүне дә караган иде. Шулай булды да.
Иң зур бүләкне – Гран-прины Уфа авиация-техник университетында укучы Дания Заһидуллина яулады. Илеш районы кызы Айсылу Мөсәлләмова беренче, Уфадагы икътисад һәм сервис институты талибәсе Язгөл Гыйльманова икенче һәм Стәрлетамак шәһәреннән Римма Хәбибуллина өченче урынны алды. Башка кызлар да бүләксез калмады, билгеле.
Сылулар бәйгесе милли җыр-моңнарыбыз, дәртле биюләр белән аралашып барды. Бик күп татар җырчылары, музыкантлары һәм биючеләре катнашкан зур концерт рәвешен дә алды ул.
Тамаша азагында гәзиткә язылган абунәчеләрнең лотереясен уйнату оештырылды. “Атна” гүзәле Дания туташ зур капчыктан тартып чыгарган конверт иясе – Бүздәк районының Батырша-Кобау авылыннан газетага даими язылучы Зәлия Яхина 100 мең сум күләмендә бүләк отты. Якын көннәрдә аңа бу бүләк, тантаналы шартларда, тапшырылачак.
Уфада “Атна” газетасы чыга башлауга нибары 9 ел гына тулды. Тәүге саннарыннан ук үз укучылары санын ишәйтә барды ул. Хәзер аның тиражы 41 мең данәгә җитеп килә. Бу республика татар басмалары арасында – иң зур тираж. Газета журналистлары киләсе елларда да татар кызларының гүзәллек бәйгесен оештырырга ышандырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2