news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан татар КВН командалары көч сынашты

Уфа “Нур” татар дђњлђт театрында оештырылган уеннарда ќђмгысе 6 команда катнашты

(Уфа, 24 декабрь, “Татар-информ”, Фђнис Фђтхуллин). Башкортстан татар КВН командаларыныћ чираттагы республика бђйгесе үтте. Уфа “Нур” татар дђњлђт театрында оештырылган уеннарда ќђмгысе 6 команда катнашты.
Шаяннар џђм тапкырлар уеннарының быелгысында да, башка елларда актив булган Бөре дәүләт социаль педагогика академиясенең “Озын борыннар”, Стђрлетамак шђџђре педагогия академиясенећ “Баста”, Чакмагыш районыннан “Безлеләр” командалары сынатмады. Моннан тыш быел Кушнаренко районыннан килгән “Рәхәт” командасы, Бәләбәй педагогия колледжының “Текә татарлар” командасы һәм төрле өлкәләрдә эшләүче татар яшьләренең “Абау! Илаһым!” командасы да бик кызыклы чыгыш ясады.
“Шаяннар џђм тапкырлар” уеннары бу юлы да, џђр КВН бђйгелђренђ хас булганча, гадђтлђнелгђн ярышлар белђн барды. “Сәламләү”, “Тђн язу”, “Љйгђ эш” кебек бђйгелђрдђ милләтебез егетлђре џђм кызлары тапкырлыкта, шаянлыкта, ќырга-биюгђ ђвђслектђ бер-берсен уздыру теләге белән янды. Шуңа да җиңүчеләрне билгеләү дә җиңелдән булмады, билгеле. Жюри әгъзалары, байтак киңәшләшкәннән соң, гран-прига Чакмагыш районының “Безлеләр” командасын лаек дип тапты. Беренче урынны “Баста”, икенчене – “Озын борыннар”, өченче урынны Бәләбәй педагогия колледжының “Текә татарлар” командалары алды.
Чакмагышның гран-при яулаган “Безлеләр” командасы хәзер Чаллыда узачак Бөтенроссия Татар КВНы бәйгеләрендә катнашу хокугын алды.
Чаллыдан килгән “Агыйдел” Татарстан-Башкортстан дуслыгы җәмгыяте рәисе Маузер Гыйниятуллин Башкортстан егетләре һәм кызларының шаянлыкта, тапкырлыкта елдан-ел осталыклары артуын билгеләде.
Башкортстанда татарча Шаяннар џђм тапкырлар клублары уеннары моћа кадђр дђ байтак кына уздырылды. Аларны тамаша кылырга килүчеләр дә елдан-ел ишәя. Бу юлы да шушы мавыктыргыч чараны карарга џђм њзлђре яраткан командаларга телђктђшлек белдерергђ бик књп тамашачылар килеп куандырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot