news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан Татар конгрессы утырышы үтте

Башкарма комитет әгъзалары Бөтендөнья татар конгрессы башлыгы Ринат Закировның Уфага сәфәренә бәйле бер карар өлгесен әзерләде

(Уфа, 26 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты утырышы үтте. Бөтендөнья татар конгрессы башлыгы Ринат Закировның Уфага сәфәре турында фикер алышуга багышланды ул.
Мәгълүм ки, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров 14 октябрь көнне Уфада булып киткән иде. Сәфәре барышында ул Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов белән сөйләшүләр үткәрде. Башкортстан дәүләт телевидениесенә биргән әңгәмәсендә Ринат Закиров биредә яшәүче татарларга, үз милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен, барлык шартлар тудырылган дип әйтте һәм Мортаза Рәхимовка рәхмәтләрен җиткерде.
Бөтендөнья Татар конгрессы башлыгының шундый белдерүләр ясавы республикадагы татар милли оешмалары җитәкчеләрен һәм актив әгъзаларын аптырашка калдырды. Башкортстан татар балалары татарча укудан мәхрүм булганда, йөзләрчә мең татар җанисәп вакытында “башкорт” дип яздырылганда, Уфага килеп татарлар исеменнән андый сүзләр сөйләүне гаҗәпләнеп кабул итте республика татарлары.
Әмма БР татарларын тагын да гаҗәпләндергәне – Ринат Закировның әллә ничә елга бер тапкыр Уфага килеп тә татар милли хәрәкәте вәкилләре белән очрашмавы. Ринат Закиров Уфадан кайтып киткәннең икенче көнендә үк, Башкортстан татар оешмалары вәкилләре ашыгыч киңәшмә үткәрде һәм тагын бер атнадан очрашып, Ринат Закировның белдерүләренә үз мөнәсәбәтен җиткерергә килешкән иде.
Менә шул киңәшмәне Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре оештырды. Сөйләшүне Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, профессор Мәҗит Хуҗин ачты һәм кайбер мәгълүматларны бирде. Аның сүзләренчә, Ринат Закиров Башкортстан татарларының проблемаларын бик яхшы белә. “Шуңа күрә дә Ринат әфәнденең Уфага килеп башкача сөйләве тагын да ныграк аптыратты”, - ди Мәҗит Хуҗин.
Киңәшмәдә чыгыш ясаучылар арасында Ринат Закировка бик каты бәрелмәскә кирәк, дип әйтүчеләр дә булды. “Ул Уфага килеп китмәгән булса, Башкортстан татар конгрессы һаман да йоклап яктан булыр иде. Ә хәзер без селкенә башладык”, дип белдерде андыйлар. Башкарма комитет әгъзаларыннан Рәис Карачурин һәм Әсгать Корманаевлар чыгышларында нәкъ менә шундый фикерләр яңгырады. Әсгать Корманаев әйтүенчә, БР Татар конгрессы эшчәнлеге чынлап та бик сүлпән оештырыла. “Монда безнең дә гаеп зур, безгә үзебезнең гамәлләребезне дә аек акыл белән бәяләү зарур, тәгаен эшләребез бик аз”, - диде ул.
Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Рамил Бигнов сүзләренчә, Башкортстан хакимиятләре республикадагы татарларны капма-каршы куярга җыена. “2010 ел башында рәсми җитәкчелекнең Уфада Башкортстан татарлары җыенын оештыруы һәм анда әлеге татар оешмалары вәкилләрен катнаштырмаска тырышуы шуңа дәлил, - ди Рамил Бигнов. - Моны булдырмас өчен, Ринат Закиров белән очрашып сөйләшергә һәм Бөтендөнья Татар конгрессы белән Башкортстан татар конгрессының берлектәге утырышын үткәрү кирәк”, - ди Рамил Бигнов.
Башкарма комитет әгъзалары Ринат Закировның Уфага сәфәренә бәйле бер карар өлгесен әзерләде. Аңа кайбер өстәмәләрне кертеп беткәч, бергәләп кабул итү һәм тиешле урыннарга җибәрү турында килешенде.
Бу атна азагында Уфада Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге җыелышы да үтәчәк. Анда да Башкортстан татарларын бүлгәләргә тырышуга мөнәсәбәт белдерү кирәклеге ассызыкланды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100