news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстан Татар конгрессы укытучыларны хөрмәтләде
Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты республикада зур уңышларга ирешкән татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен матур кичә оештырды
Скопировать ссылку
(Уфа, 15 апрель, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты республикада зур уңышларга ирешкән татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен матур кичә оештырды.
Башкортстанда әле генә “Ел укытучысы-2010” республика бәйгесе тәмамланды. Анда быел 31 татар теле һәм әдәбияты укытучысы да көч сынашты. Әлеге киеренке бәйгедә татар мөгаллимнәре арасыннан Уфа шәһәренең 65нче санлы татар гимназиясе укытучысы Ләйсән Насыйрова “Ел укытучысы” исеменә лаек булды. Тагын дистәдән артык татар укытучысына Мәгариф министрлыгы бүләкләре тапшырылды.
Менә шул алдынгы мөгаллимнәрне Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчеләре дә үзләренә кунакка чакырды. Милләт балаларына яхшы белем һәм төпле тәрбия биргән тәҗрибәле укытучыларга Татар конгрессы махсус бүләкләр дә әзерләгән иде. Шушы кичә барышында, тантаналы шартларда ул бүләкләр дә тапшырылды һәм җылы котлау сүзләре әйтелде.
Очрашу барышында Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов, Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин һәм башка татар милли оешмалар җитәкчеләре татар укытучыларына киләчәк эшләрендә дә уңышлар теләде һәм уртак бурычлар хакында фикерләре белән уртаклашты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot