news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге корылтайга әзерләнә

Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге корылтайга әзерләнә

(Уфа, 5 март, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Бүген Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзаларының чираттагы киңәшмәсе булып үтте. Анда ТИҮнең тиздән узачак корылтаена әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Шушы хакта сөйләшү өчен, иртәгә республикадагы башка татар милли оешмалары вәкилләре дә киңәшмәгә чакырылачак. Бу хакта Иҗтимагый үзәкнең рәисе Айрат Гыйниятуллин әйтте.

Айрат әфәнде әйтүенчә, Башкортстан Татар иҗтимагый үзәгенең чираттагы корылтаенда узган еллардагы эшкә йомгаклар ясау, яңа бурычлар билгеләү һәм кайбер оештыру эшләре үткәрү күздә тотыла. “Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләре дә катнашачак корылтайда без аеруча республикада татар телен саклау һәм аны куллану даирәсен киңәйтү мәсьәләләрен тикшерергә уйлыйбыз, - ди Айрат Гыйниятуллин. - Җыенда республикадагы татар мәктәпләре белән бәйләнешләрне арттыру һәм туган телне укыту проблемалары да каралачак”.

Айрат әфәнде әйтүенчә, БР Татар иҗтимагый үзәге вәкилләре дә, башка татар милли оешмалары әгъзалары да Башкортстандагы татар мәктәпләрендә ана телен укыту торышын тикшерү өчен, аларга әледән-әле сәяхәтләр оештыра. Районнардагы мәктәпләрдә булган очрашуларда туган телне һәм татар әдәбиятын укыту буенча уртак кыенлыклар хакында мәгълүматлар туплана һәм аларны хәл итү чаралары күрелә.

“Үзебезнең корылтайда без Башкортстандагы татар мәктәпләрендә туган телне укыту барышын тикшереп кенә калмыйча, алдагы айларда республиканың кайсы районнары мәктәпләренә сәфәр кылачагыбыз хакында да тәгаен сөйләшү алып барачакбыз, - ди БР Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин. – Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитетының мәгариф комиссиясе вәкилләре дә бу корылтайда үз ниятләрен җиткерәчәк”.

Мәгълүм ки, Айрат әфәнде үзе Башкортстан Татар конгрессының мәгариф буенча комиссиясе рәисе дә. Нәкъ менә аның җитәкчелегендә татар мәктәпләренең ачы язмышы турында тупланган мәгълүматлар тиздән китап булып та басылып чыгачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot