Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге агымдагы мәсьәләләрне карады
^Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге агымдагы мәсьәләләрне карады
(Уфа, 16 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Татар иҗтимагый үзәге идарәсе үзенең чираттагы утырышын үткәрде. Бу ел башында башкарылган кайбер эшләргә йомгаклар ясау һәм алдагы айларга бурычлар билгеләү максатында оештырылган сөйләшүдә байтак көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде.
БР Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин үзенең төп чыгышында быелгы ике айда оешма тарафыннан башкарылган эшләр турында хисап тотты. Аның сүзләренчә, ел башына билгеләнгән эшләрнең күпчелеге тормышка ашырылган. Казандагы төрле мәдәни чараларга барып катнашып кайту хакында да әйтте Айрат әфәнде. Республикада яшәүче татарларның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү тәңгәлендә Татар иҗтимагый үзәгенең районнардагы һәм шәһәрләрдәге бүлекләре шактый гына игелекле эшләр башкарган. Аеруча Салават шәһәре Татар иҗтимагый үзәге эшчәнлеге башкаларга үрнәк итеп куярлык. Танылган милләттәшебез, БР Татар конгрессы Башкарма комитетының комиссия рәисе Әсгать Корманаев җитәкләгән оешма быелгы ике айда гына да татар мәктәпләренә меңнәрчә китаплар һәм уку әсбаплары кайтарткан, татар сәнгатькәрләренә зур күләмдә акчалата ярдәм күрсәткән һәм төрле мәдәни чаралар оештырган.
Чакмагыш, Кушнаренко, Дүртөйле, Туймазы районнары Татар иҗтимагый үзәкләре дә быел үз эшләрен җанландырып җибәргән. Аларның актив әгъзалары үз районнарында милли бәйрәмнәребезне, борынгы йолаларыбызны саклау һәм яңарту юнәлешендә төрле мәдәни чаралар оештырган, татар мәктәпләренә матди һәм башка ярдәмне күрсәткән. Әмма саф татар районнарында электән эшләп килгән күп кенә бүлекләрнең эшчәнлеге шактый сүрелде. Бу кимчелектә Айрат Гыйниятуллин һәм башка чыгыш ясаучылар БР Татар иҗтимагый үзәге идарәсе әгъзаларының сүлпәнлеге нәтиҗәсен дә танырга мәҗбүр булды. Киләчәктә төбәкләрдәге татар иҗтимагый үзәге бүлекләре эшчәнлеген җанландыру буенча күп кенә файдалы тәкъдимнәр яңгырады утырышта.
Киңәшмәдә Уфада Муса Җәлилнең 100 еллык юбилее кичәсен һәм Габдулла Тукайга багышланган бәйрәмне оештыру мәсьәләләре буенча да фикер алышу булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз