news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан татар газетасы бәйрәм оештырды

Башкортстанда татар телендә чыгучы “Кызыл таң” газетасы Краснокама районында укучылар белән очрашу үткәрде

(Уфа, 3 июнь, “Татар-информ”, Фђнис Фђтхуллин). Башкортстанда татар телендә чыгучы “Кызыл таң” газетасы Краснокама районында укучылар белән очрашу үткәрде.
Әлеге бәйрәм республикада башланган Милли матбугат атналыгы кысаларында оештырылды. Абунәчеләр белән очрашу районның Яңа Актанышбаш исемле данлыклы татар авылында үтте.
Әлеге очрашуны “Кызыл таң” газетасының нәкъ менә шушы авылда үткәрүе очраклы түгел. Милли газетабызны яратып укучы, гомумән, башка татар вакытлы матбугат басмаларын да күпләп алдыручы милләттәшләребез яши биредә.
Абунәчеләр белән очрашу бәйрәме Яңа Актанышбаш авылы мәдәният йортында үтте. Анда район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә, почта элемтәсе уңганнары да, “Кызыл таң” хәбәрчеләре дә катнашты.
Яңа Актанышбашта 15 елдан артык хат ташучы булып эшләүче Әсфирә Мирсәетова әйтүенчә, авыл халкы “Кызыл таң”, “Әллүки”, “Тулпар”, “Өмет” татар газета һәм журналларына күпләп языла.
“Хәтта менә “Әллүки” журналына балалар бакчасына йөрүче 25 балага да яздырдык”, - диде Әсфирә ханым.
Әлеге бәйрәм вакытында да татар басмаларына байтак кеше язылды. Кичәне яшь җырчы Динис Гыйззәтуллинның матур концерты тагын да ямьләде. Шушындый очрашуларны “Кызыл таң” газетасы хезмәткәрләре бу көннәрдә тагын берничә районда оештыра.
“Өмет” газетасы белән “Тулпар” журналы редакцияләре журналистлары да абунәчеләре янына бара һәм ихлас аралашулар, матбугатка язылуларны оештыра.
Гомумән, милли матбугат атналыгы барышында, Башкортстанда бихисап мәдәни чаралар, абунәчеләр белән очрашулар, “түгәрәк өстәл” сөйләшүләре оештыру каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot