news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан татар егете дөнья чемпионатында җиңде

Чыгышы белән Башкортстаның Салават шәһәреннән булган, бүгенге көндә Польшада яшәп күнекмәләр үтүче татар егете Эмиль Сәйфетдинов мотоузышлар буенча дөнья чемпионатында чираттагы җиңүгә иреште

(Уфа, 21 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Чыгышы белән Башкортстаның Салават шәһәреннән булган, бүгенге көндә Польшада яшәп күнекмәләр үтүче татар егете Эмиль Сәйфетдинов мотоузышлар буенча дөнья чемпионатында чираттагы җиңүгә иреште.
Польшада узган 64 нче спидвей бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясап, бронза медаль алуга иреште якташыбыз. Бу 20 яшьлек талантлы спортчының беренче генә җиңүе түгел. Моңа кадәр ике тапкыр дөнья чемпионы булды. Яшьләр арасындагы бәйгеләрдә өч тапкыр Россия чемпионы баскычына күтәрелде ул.
Эмиль Сәйфетдинов кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә. Соңгы елларда Башкортстанда спидвей спорты сүнеп калгач, Польшадан булган чакыруны кабул итте Э.Сәйфетдинов. Әлеге көндә мотоузышчы команда беренчелегенә ярышларда Россия өчен дә, Польшаның “Полония” клубы өчен дә катнаша. Спорт белгечләре Эмильнең киләчәктәге мөмкинлекләрен дә югары бәяли.

news_right_1
news_right_2
news_bot