news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан татар басмалары укучылар белән очрашты

Башкортстанда татар телендә чыгучы “Өмет” газетасы белән “Тулпар” журналы редакцияләре Благовещен районында абунәчеләре белән очрашу үткәрде

(Уфа, 5 июнь, “Татар-информ”, Фђнис Фђтхуллин). Башкортстанда татар телендә чыгучы “Өмет” газетасы белән “Тулпар” журналы редакцияләре Благовещен районында абунәчеләре белән очрашу үткәрде.
Әлеге чара республикада дәвам иткән Милли матбугат атналыгы кысаларында оештырылды. Вакытлы матбугат басмаларын алдыручылар белән очрашу районның Илек исемле данлыклы татар авылында үтте.
Татар вакытлы матбугат басмаларын яратып укучы, аларны күпләп алдыручы милләттәшләребез яши биредә. Абунәчеләр белән очрашу бәйрәме авылы мәдәният йортында үтте. Анда район мәдәният йорты хезмәткәрләре дә, почта элемтәсе уңганнары да, авыл хәбәрчеләре дә катнашты.
“Өмет” газетасы бүлек мөдире Вәсилә Камалетдинова белән “Тулпар” журналы бүлек мөдире, шагыйрь Мөнир Вафин үз басмалары турында бай мәгълүмат бирде. Мәктәп укучылары очрашуда үзләренең мәдәни программасы белән чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot