news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан татар балалары җәйге лагерендә күңелле

Башкортстанның Бүздәк районында татар балаларының “Чаткылар”исемле җәйге профильле лагере быел да үз эшен яхшы оештыра

(Уфа, 18 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Бүздәк районында татар балаларының “Чаткылар”исемле җәйге профильле лагере быел да үз эшен яхшы оештыра.
Әле биредә беренче төркем, җәмгысе иллегә якын бала ял итә.
Алар, күңелле ял итеп кенә калмыйча, ана телен, милли тарихны өйрәнү буенча файдалы дәресләр ала, төрле бәйгеләр дә үткәрә. Ата-аналарны кунакка чакырып, фестиваль дә оештырды балалар. Анда милләт балалары үзләренең барлык осталыкларын, белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәтте.
Бүздәк районындагы “Чаткылар” лагере - татар мәдәнияте-теле профильле лагере дип атала. Аны Башкортстанның Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бүздәк районы хакимияте берлектә оештырды.
Бүздәк районының Каран авылы янындагы гүзәл табигать кочагында урнашкан “Чаткылар” лагеренә Бүздәк, Чакмагыш, Туймазы районнарыннан татар кызлары һәм малайлары ял итә. Сәламәтлекләрен ныгыту белән бергә, татар телен дә төпле үзләштерә, татар халкының милли гореф-гадәтләрен, йолаларын өйрәнә, спорт чаралары, төрле бәйгеләр дә оештыра милләт балалары. Лагерь июль һәм август аенда да эшләячәк.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100