news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан-Төркия дуслыгы җәмгыяте оештырылды

Уфада Башкортстан-Төркия дуслыгы җәмгыятен оештыру конференциясе булып үтте

(Уфа, 27 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Уфада Башкортстан-Төркия дуслыгы җәмгыятен оештыру конференциясе булып үтте. Аның эшендә Төркиянең дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, шәһәр мэрлары, Әхмәтзәки Вәлидинең кызы, профессор Исәнбикә Туган һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.
Җыенны БР премьер-министры урынбасары, мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев ачты. “Төркия белән Башкортстан арасында хезмәттәшлекне үстерү юнәлешләре” дигән темага доклад сөйләде ул. Аның чыгышында ике арадагы икътисадый хезмәттәшлекнең арта баруы да әйтелде. Истанбул шђџђрендђ алты ел элек Башкортстанныћ даими вђкилчелеге ачылган иде. Аныћ ќитђкчесе Каншаубий Мизиев чыгышында да шушы вакыт эчендђ њзара багланышларныћ шактый артуы турында белдерде. Алты ел эчендђ њзара сђњдђ ђйлђнеше 3 тапкырга арткан. Бњгенге кљндђ Башкортстанда Тљркиянећ 60тан артык ширкђте эшли. Берлектђге ширкђтлђр эшчђнлеге дђ яћа сулыш алды.
Ике арада сђяхђтчелек тармагы да кић колач ала. Мисал љчен, соңгы елларда Башкортстаннан ел саен 30 мећнђн артык кеше Тљркиядђ ял итә. Төркиягә Башкортстаннан һава юлы аша очкычлар белән дә турыдан-туры йөреп булуы моңа этәргеч бирде хәзер. “Төркия һава юллары” ширкәте ярдәме белән Уфа-Истанбул арасында туры һава бәйләнеше булдырылды. Ике арада шушы элемтәне даими итү максатында, “Төркия һава юллары” ширкәте вәкилләре Уфага килеп, биредәге Халыкара аэропорт җитәкчелеге белән килешүне имзалады.
Башкортстан башкаласыннан Истанбулга очкычлар атнасына өч тапкыр оча. Моның өчен “Боинг-737” очкычлары тәгаенләнде.
Хәзер Уфа Россиянең Төркия белән һава бәйләнешләрен булдырган алтынчы шәһәре булды.
Башкортстанда байтак кына төрек ватандашлары да яши. Аларның күпчелеге төзелеш тармагында эшли. Шуңа күрә Төркия белән Уфа арасында һава аша туры бәйләнеш булдыру алар өчен дә бик отышлы.
Уфада узган конференция барышында Россия һәм Төркия ягыннан Башкортстан-Төркия дуслыгы җәмгыятенең 47 кешедән торган килештерү шурасы төзелде. Дуслык җәмгыяте рәисе итеп БР мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев сайланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100