news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Башкортстан түрәләренә хөкем чыгарылды
Россия Федераль казначылыгының Башкортстан идарәсе җитәкчесе Рената Скворцова белән аның урынбасары Наталья Дмитриева өстеннән тикшерү эшләре тәмамланды һәм җинаятьчеләргә хөкем карарлары игълан ителде
Скопировать ссылку
(Уфа, 8 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Россия Федераль казначылыгының Башкортстан идарәсе җитәкчесе Рената Скворцова белән аның урынбасары Наталья Дмитриева өстеннән тикшерү эшләре тәмамланды һәм җинаятьчеләргә хөкем карарлары игълан ителде.
Әлеге эш Уфаның Ленин районы мәхкәмәсендә каралды. Башкортстан казначылыгы түрәләре мутлашуларда һәм бюджет акчаларын шәхси мәнфәгатьләрендә куллануда гаепләнә.
Мисал өчен, казначылык җитәкчесе урынбасары Наталья Дмитриева берничә ел эчендә 4 миллион сумга якын акчаны үзләштерүдә шикләнелде. Баш җитәкче Рената Скворцова белән аның берничә җинаять гамәле кылу очрагы ачыкланган иде.
Рената Скворцова исә, урынбасары мутлыкларына күз йомып кына карамаган, ә үзе дә аңа булышлык иткән. 2007 елда Рената Скворцова, үзенең урынбасары белән, Австриягә шәхси сәяхәткә бара һәм барлык чыгымнарны бюджет исәбеннән каплата. Бармаклары үз ягына кәкре булган түрәләр өстеннән мәхкәмә карары шундый – Наталья Дмитриева алдагы 6 ел гомерен колониядә үткәрәчәк һәм бюджетка 4 миллион сумга якын акчаны кайтарачак. Ә Рената Скворцовага 4 ел шартлы хөкем карары чыгарылды. Аның ике елын сынау рәвешендә үтәчәк ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2