news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Башкортстан студентын Татарстан дәүләт сайтына зыян китергән өчен хөкем иттеләр

Башкортстандагы бер югары уку йортының 22 яшьлек студенты Татарстан телекоммуникацияләре интеграцияләнгән дәүләт системасы чыганакларын ваткан.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Башкортстанда физмат студенты Татарстан дәүләт сайтына зыян салган өчен хөкем ителгән. Бу хакта Башкортстан Югары суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд мәгълүматлары буенча, узган елның июнь һәм сентябрь айларында Башкортстандагы бер югары уку йортында физика-математика факультетының 22 яшьлек студенты ноутбукка софт урнаштырган.

Ул аның ярдәмендә законсыз рәвештә Татарстан телекоммуникацияләре интеграцияләнгән дәүләт системасы чыганакларына кергән. Студент егет шулай ук Пермь крае сайлау комиссиясе чыганакларына үтеп кергән.

Нәтиҗәдә “Мәгълүматны санкцияләрсез юк итүдә яки аны саклаучы чараларны нейтральләштерү өчен компьютер программаларын яисә башка компьютер мәгълүматын ясау, тарату яки куллану” маддәсе буенча егетне бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Студент егетнең ике ноутбугы һәм каты дисклары дәүләт файдасына сатылган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot